«Өйрәнелгән дәресләр илендә»: интеллектуаль уен (12+)
14
Сентябрь 2022
Чәршәмбе
13 сентябрь көнне 23 нче санлы китапханәдә, халыкара белемлелекне арттыру көне кысаларында, урта мәктәп яшендәге балалар өчен «Өйрәнелгән дәресләр илендә» дигән интеллектуаль уен үтте. Уен сәяхәт формасында «Әдәби», «Елгалар һәм күлләр», «Агачлар», «Табышмаклар һәм җаваплар» һ.б. станцияләр буйлап узды. Чара барышында балалар белемлелек турында кызыклы фактлар, «Сүзләрнең дөрес язылышын ничек истә калдырырга?» дигән файдалы мәгълүмат белән танышты. «Табышмакка җавап тап», «Кайтаваз серләрне ача», «Мәкальләрне тәмамла», «Сүз басымы – тылсымлы үзгәреш» уеннарында, «Дөрес итеп әйт», «Портрет буенча язучыны таны» тизәйткечләр бәйгесендә катнашып, балалар «Иң грамоталы укучы»ны ачыклады. Уен электрон презентация белән үрелеп барды.
|